news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Манзара» урам биюе һәм театр фестивалендә катнашу өчен гариза бирү кампаниясе дәвам итә

5 июньдә Казанның Иске Татар бистәсендә Идел буе халыкларының әкияти фольклоры темасына багышланган «Манзара» урам биюе һәм театрының беренче фестиваль-бәйгесе уздырыла. Шәһәрнең тарихи үзәгендә иң яхшылар исеме өчен бөтен Татарстаннан 500 катнашучы көч сынашачак. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль көнендә Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында урнашкан, һәркайсының үз тарихы булган һәр нокта: Күнче урамы, Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Зәйни Солтан скверы, «Казан манзарасы» арт-объекты янындагы сәхнә, сәүдәгәр Муллин йорты, җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамы («Әл-Мәрҗани» исемендәге беренче Җәмигъ мәчете каршындагы территория) җанланачак.

«Вакыйга Иске Татар бистәсенең тарихи объектларын өйрәнүгә җәлеп итеп, урам сәнгатенең заманча формаларын һәм Идел буе халыкларының һәм татарларның бай халык мәдәнияте традицияләрен берләштерәчәк», - дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.

Фестивальдә театр һәм хореография коллективлары, шулай ук бөтен Татарстан буенча аерым чыгыш ясый торган артистлар катнаша ала. Җиңүчеләр 10 яшьтән 14 яшькә кадәр, 15 яшьтән 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә җиде номинация буенча билгеләнә. Алар арасында – татар халык стилендә урам биюе, Идел буе халык биюе, театральләштерелгән хореографик куелыш, моноспектакль, театральләштерелгән тамаша, курчак театры һәм мюзикл төрләре.

Иҗади номерларга хореография һәм театр сәнгате өлкәсендәге белгечләр, ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклеләре, театр һәм хореография юнәлешендәге кафедралар доцентлары, педагоглар, медиашәхесләр, телешоу катнашучылары бәя бирәчәк.

«Манзара» фестивале кысаларында шулай ук эшләнмәләр, сувенирлар, агросәнәгать продукциясе, матбугат басмалары күргәзмә-ярминкәсе, милли стильдә һәм Идел буе халыкларының әкиятләре темасына фотозоналар оештырыла.

Фестивальдә катнашу өчен гариза тутырырга кирәк.

Проект физик затлар арасында балалар һәм яшьләр өчен республика грант конкурсы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot