Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Манхэттен” торак комплексының түбәсендә янгын чыккан
Ялкын төзелеп бетмәгән күпкатлы йортның өске катларын камап алган.
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Оренбург трактындагы “Манхэттен” торак комплексының түбәсендә янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитләр аша билгеле булды.
“Оренбург тракты 8/1 йорттагы янгын турында хәбәр бүген 15:44 сәгатьтә 112 номерына килде”, - диделәр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Урынга Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килгән. Янгын сүндерүчеләр түбәдәге рубероидка ут капканын ачыклаган.

Утны тиз арада сүндергәннәр. Янгын мәйданы 5 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз