news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәктәпләр һәм сәүдә үзәкләре белән янәшә тәмәке сатуны тыярга мөмкиннәр

Казанда тәмәке һәм никотинлы продукция, кальян һәм аны куллану өчен җайланмаларны ваклап сату тыела торган территорияләрнең чикләрен билгеләү тәртибен расларга планлаштыралар. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, мондый территорияләрнең чикләре мәгариф оешмалары һәм балигъ булмаганнар укый торган оешмалар урнашкан биналардан 50 метр ераклыкта билгеләнәчәк. Әгәр күпфатирлы йорт астындагы җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелмаса яисә аның чикләре билгеләнмәсә, янәшәдәге территория йорттан 5 метр ераклыкта исәпләнәчәк.

Сәүдә үзәкләрендә тыю чикләре мәгариф оешмалары һәм балигъ булмаганнар укый торган оешма биналарына керү урыныннан 25 метр ераклыкта билгеләнәчәк. Үлчәүләр иң кыска ара буенча – тротуарлар, җәяүлеләр сукмаклары һәм кичү юллары буенча, ә алар булмаганда – юл кырыйлары, велосипед юллары һәм машина юлларының кырыйлары буенча үткәреләчәк. Берничә керү урыны булганда территория аларның һәркайсыннан билгеләнә, янгын сүндерү һәм запас чыгу юллары исәпкә алынмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot