Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Аулак өй – көрәш» бәйгесе финалы була
15 майда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре арасында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары була. Бу хакта «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова хәбәр итте.
Әдәби бәйгедә Сабаның 5 номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы, Сабаның 1 номерлы «Шатлык» балалар бакчасы, Казанның 183 номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы, Казанның 78 номерлы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы, Казанның 384 номерлы катнаш төрдəге балалар бакчасы, Казанның 178 номерлы билингваль балалар бакчасы көч сынашачак.
Программа кысаларында Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре нәниләр өчен экскурсияләр һәм остаханәләр оештырачак. Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, бәйгенең темасы бөек шагыйрьнең иҗатына багышланачак.
- Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оештырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТР Фәннәр академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз