news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәктәп укучылары өчен фәнни-танып белү маршруты эшләнә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә мәктәп укучылары өчен яңа туристик маршрут булдыруга багышланган эшлекле очрашу узды. Проект фәнни һәм һөнәри юнәлеш туризмын үстерүгә юнәлдерелгән һәм 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләргә исәпләнгән. Бу хакта Казанның туризмны үстерү комитеты җитәкчесе, Казан шәһәр Думасы депутаты Дарья Санникова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Санникова сүзләренчә, маршрутның төп максаты – мәктәп укучыларына фәнне «эчтән» күрсәтү, ачышларга кызыксыну уяту һәм фәнни карьера сайларга илһамландыру.

Программага Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе буйлап экскурсияләр, фәнни үзәкләрдә булу, интерактив мастер-класслар, галимнәр белән очрашулар һәм һөнәри юнәлеш тестлары кертелгән.

«Бу проект – профориентацион туризмда яңа адым, ул яшүсмерләргә фәнне эчтән күрергә һәм, бәлки, аны булачак һөнәре итеп сайларга ярдәм итәчәк!"- дип билгеләде Санникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100