Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мәктәп укучылары һәм студентлар милли мираска караган IT-продуктлар эшләячәк
12-14 сентябрьдә Казанда төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар җыела, өч көн буе алар технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшләячәк.
Tatar.Бу хакатоны Татарстан Фәннәр Академиясе һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы тарафыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты ярдәме белән Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында уздырыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Катнашучылар, бай эчтәлекле программада катнашып, остазлар ярдәмендә төркемнәрдә эшләп, тәҗрибә туплый алачак. Бүләкләү фонды — 600 000 сум. Җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында Стартаплар аллеясы кысаларында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.
Әлеге проектта 7-11 сыйныф укучылары, көллият студентлары, югары уку йортлары студентлары (1-5 курс) катнаша ала.
Кактнашу өчен гаризалар 3 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 4-6 сентябрь көнне катнашучылар сайлап алыначак. 12-14 сентябрьдә хакатон узачак. 17-19 сентябрь көнне җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнаша.
Бәйгенең финалы КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында узачак. Катнашу бушлай. Конкурска эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз