news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр өчен премияләр күләме 5 млн сумга диярлек арта

Казанда 2025 елда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә 27,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, диелә шәһәр мэриясенең документлар җыентыгында. Бу 2024 елда шул максатларга бүленгән акчага караганда 4,8 миллион сумга күбрәк.

Исемле премияләр VIII сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасында (24 фән), Татарстан Республикасы тарихы һәм геология буенча республика олимпиадасында, VII-XI сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасында (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре) җиңүчеләргә һәм призерларга биреләчәк. Шулай ук акчалата бүләкне Бөтенроссия олимпиадасының төбәк, йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар да алачак.

VIII сыйныф укучылары арасындагы олимпиадада һәм геология буенча олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларны - 5 мең, VII-XI сыйныф укучылары арасындагы олимпиадада һәм Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне − 20 мең, Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын - 30 мең, шул ук этапта җиңүчеләрне 40 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot