news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәктәп ашханәләрен капиталь төзекләндерү 60 процентка башкарылган

Быел 1 сентябрьгә Казанның 11 мәктәбендә ашханәләргә капиталь төзекләндерү ясалачак. Яңарту эшләре 1, 3, 19, 52, 179, 180 номерлы гимназияләрдә, 145 һәм 177 нче номерлы лицейларда, шулай ук 25, 67 һәм 168 нче номерлы мәктәпләрдә уза. Бүгенге көндә башкарылган эшләрнең гомуми күләме 60 процент тәшкил итә.

Барлык объектларда да иске инженерлык коммуникацияләре – электр, су, канализация һәм вентиляция системалары алыштырылган. Хәзерге вакытта биналарны бизәү эшләре алып барыла, җитештерү җайланмалары урнаштырыла. Ашханәләрдә пар конвектоматлары, суыткыч камералар һәм шкафлар, конвекция мичләре, электр плитәләре һәм табалары, мармитлар кебек эре габаритлы техника барлыкка киләчәк. Шулай ук: су җылыткычлары, электр кайнаткычлар, ризык ваклау һәм кисү машиналары, бәрәңге чистарткычлар, ит кисү, савыт-саба юу һәм казан юу машиналары, пычрак савыт-саба өчен транспортерлар һәм үлчәүләр.

Аш бүлмәләре дә яңартыла: биредә дизайн яңартылачак, яңа җиһазлар урнаштырылачак һәм кул юу өчен уңайлы зоналар барлыкка киләчәк. Капиталь төзекләндерүдән соң мәктәп ашханәсендә утыру урыннары саны 152гә артачак.

Мәктәп ашханәләрен яңартуның төп максаты – ул балаларда сәламәт туклану гадәтен формалаштыру, аларга уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыру. Моннан тыш, яңартылган ашханә блокларында эшләүче пешекчеләр өчен дә хезмәт шартлары сизелерлек дәрәҗәдә яхшыртылачак.

Шулай ук, уку елы башыннан Казанның 20 мәктәбе һәм 21 балалар бакчасы ашханәләренә Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының ресурс үзәген тәмамлаган 107 кеше эшкә керәчәк. Бу беренче курсларын уңышлы итеп тәмамлаган студентлар. Чара кадрлар җитешмәү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot