news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Максимов урамындагы күпкатлы йортларның берсендә газ шартлаган

Бу хакта хәбәр бүген төнлә килде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә.

Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр бишенче каттагы ике бүлмәле фатирның кухнясында газ-һава катнашмасы шартлавын, челтәргә ут кабуын ачыклый. Янгынны белгечләр килгәнче сүндергәннәр.

«Нәтиҗәдә, бүлмәләр арасындагы ишек һәм коридор стенасы, кухнядагы пластик тәрәзәнең пыяла пакеты зарарланган», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Беренчел мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.

«Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы тикшерү оештырган.

«Профильле белгечләр белән берлектә ведомство йорт эчендә газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм куллануда куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк. Күзәтчелек чараларын оештыру Казанның Авиатөзелеш районы прокурорына йөкләнгән», — дип билгеләп үттеләр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot