Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Максим Горькийның «Легкий человек» хикәясе буенча эскиз күрсәтелде
Казан үзәгендә ике көн дәвамында Максим Горькийның «Легкий человек» хикәясе буенча эскиз күрсәтелде.
«Горький+» сәнгать фестиваленең театраль лабораторияләре программасы кысаларында өч көн дәвамында Качалов театрында, ТЮЗда, «Угол» иҗат лабораториясендә, Горький һәм Шаляпин музейларында язучының төрле әсәрләре буенча эскизлар тәкъдим ителде.
Максим Горькийның Казан чоры сурәтләнгән әсәрләренең берсе - «Легкий человек» хикәясе буенча Казан ТЮЗының баш режиссеры Радион Букаев эскиз ясаган.
«Тимур Кулов Горькийның «Мои университеты» әсәрен эшли. Ә «Легкий человек» хикәясе «Мои университеты» алдыннан уйланылган булган. «Легкий человек» персонажы «Мои университеты»да искә алына. Бу чын персонаж – Гурий Плетнев. Аның фотосы Горький музеенда бар», – дип аңлатты Радион Букаев.
«Безнең хәзер Казан турында ике эскизыбыз була. Берсе бродилка форматында, берсе киләсе елга зур сәхнәдә спектакль булырга мөмкин. Казан белән бәйле шәхесләр буенча эшлибез», – диде ул.
«Легкий человек» хикәясе буенча эскизда төп рольне Казан театр училищесының III курс студенты Савелий Виноградов уйный. Автор ролендә – Татарстанның атказанган артисты Алексей Зильбер.
Променад Актерлар йортыннан башланды, тамашачыга колакчыннар бирделәр. Тамашачы автор катнашында төп персонажның монологын тыңлап, Щапов, Гоголь, Горький урамнары аша үтте. Театраль эскиз Горький музеенда төгәлләнде.
Гурий Плетнев «Собачий переулок»та (шәһәр үзәге, Некрасов урам тирәләре. авт) яшәгән дворянин гаиләсендә туган. Революцион карашлары әтисенеке белән туры килмәгәч, өеннән китеп «Марусовка»да яшәгән. Гурий Плетневны Максим Горький Казан чорындагы дусты дип санаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз