Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Мәккәгә хаҗ турлары оештыручыны читтән торып кулга алдылар
Бүген Казанның Идел буе районы суды «Урал Сервис» туристлык фирмасы хуҗасы Ильяс Янгуразовка читтән торып (заочно) арест билгеләде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта ир-ат халыкара эзләүдә. Янгуразовны зур күләмдә алдау буенча 43 эпизодта һәм вәкаләтләреннән файдалану буенча бер эпизодта гаеплиләр. Мошенниклыкның барлык эпизодлары буенча зыян суммасы 4 миллион сум тирәсе тәшкил итә.
Тикшерү версиясе буенча, ир-ат «Урал Сервис» турфирмасы генераль директоры вазифасын акча урлау максатында файдаланган. Ул Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ оештыру буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзегән, ә аннан соң килешү төзегән кешеләр белән элемтәгә чыкмый башлаган.
Ир-атка карата җинаять эше 2018 елда ук ачылган булган.
«Татар-информ» бу вакыйганы күзәтеп бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз