news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда май аенда вакансияләр ярминкәләре сериясе узачак

Май аенда Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәр халкы өчен вакансияләр ярминкәләре сериясен үткәрәчәк. Казанлыларга буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында сөйләячәкләр, дәүләт гарантияләре мәсьәләләре, хезмәт өлкәсендәге законнар буенча консультацияләр бирәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 майда эш белән тәэмин итүче көне Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары халкы өчен оештырыла. Казанлыларны Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Әлеге филиалда 22 майда вакансияләр мини-ярминкәсе үткәреләчәк.

21 майда вакансияләр ярминкәсе Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен уздырыла. Вакантлы вазифалар турында мәгълүматны Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан филиалда белергә мөмкин булачак.

22 майда эш урыннары Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Консультацияләр Гагарин урамы, 46 адресы буенча узачак.

28 майда вакансияләр мини-ярминкәсен Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча идарәсе үткәрә. Шәһәрлеләрне Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча көтәләр.

Барлык чаралар да 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100