news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус урта уку йортларында волонтерлар хәрәкәтен үстерү перспективалары тикшерелә

Түгәрәк өстәлне оештыручылар Татарстанның махсус урта уку йортларында “Сәламәтлегең – үз кулыңда” проектын гамәлгә ашыру башлангычы белән чыгарга ниятли

(Казан, 11 февраль, “Татар–информ”). Бүген ТР иреклеләр хәрәкәте координация советында махсус урта уку йортларында волонтерлар хәрәкәтен үстерү перспективаларына багышланган түгәрәк өстәл уза.
Түгәрәк өстәл 2009 елның 8 сентябрендә югары уку йортлары ректорлары, урта һөнәри һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары катнашында Казан Кремлендә узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең йөкләмәләр беркетмәсе нигезендә үткәрелә.
Түгәрәк өстәлдә ТР иреклеләр хәрәкәте координация советы әгъзалары һәм махсус урта уку йортларының тәрбия эшләре буенча завучлары катнаша. Алар махсус урта уку йортларында иреклеләр эшчәнлеген оештыру проблемаларын хәл итү механизмнарына аерым игътибар биреп, республика махсус урта уку йортларында волонтерлык эшчәнлеге мәсьәләләрен күтәрәчәк.
Түгәрәк өстәлне оештыручылар шулай ук Татарстанның махсус урта уку йортларында “Сәламәтлегең – үз кулыңда” проектын гамәлгә ашыру башлангычы белән чыгарга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot