news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның 199 еллыгын билгеләп үтәләр

Казанда мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның 199 еллыгын билгеләп үтәләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

14 февральдә Татарстан Милли музее филиалы - Каюм Насыйри музеенда «Мәгариф елында» дип исемләнгән яңа күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә XIX гасыр азагы - XX гасыр башы шәмаилләре, мәгърифәтче галим, язучы Каюм Насыйринең кулъязмалары һәм фәнни хезмәтләре күрсәтеләчәк. Күргәзмә Каюм Насыйринең 199 еллыгына багышлана.

«Шул ук көнне 11.00 сәгатьтә түгәрәк өстәл утырышы узачак. Түгәрәк өстәлдә Каюм Насыйринең фәнни мирасы, музей мәйданында Каюм Насыйринең тормыш юлын һәм аның энциклопедик белемен күрсәтү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк. Танылган, күренекле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр чыгыш ясаячак», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Каюм Насыйри музее җитәкчесе Кадрия Хәлимова.

Каюм Насыйри музее

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Мәгърифәтче галим, язучы Каюм Насыйри (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) - 1825 елның 14(2) февралендә Татарстанның Яшел Үзән районы, Югары Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала, 1841-1855 елларда Казанда мәдрәсәдә укый. Гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, үзлегеннән русча өйрәнә. 1855 елдан Рухани училищеда, соңрак, Духовная семинариядә татар телен укыта.
  • 1871 елдан татар балаларына рус телен өйрәтү эшенә алына. 1879 елдан башлап галим фән һәм язучылык эше белән шөгыльләнә. 1885 елда Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза буларак сайлана. Шуның белән ул, рәсми яктан да фән эшлеклесе буларак таныла. Ярты гасыр эчендә тел (татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзи), әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать белеме һ.б.) буенча 40тан артык хезмәт яза.
  • Каюм Насыйри 1901 елның 2(14) февралендә 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100