news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Магистраль урамындагы складта янгын сүндерәләр

Янгын Идел буе районында Магистраль урамы, 69 йорт адресы буенча урнашкан складта булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Урынга Казан янгын-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары килде.

Янгын 7.11 сәгатьтә локальләштерелгән. Янгынны ливквидацияләүгә 71 кеше шәхси состав һәм 21 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан – 50 кеше һәм 15 берәмлек техника. Янгынны сүндерү өчен 7 су көпшәсе бирелгән. Янгынның мәйданы якынча 1500 квадрат метр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot