news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза

Казанның 95 нче лицеенда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара. Биредә шәһәр мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнаша. Педагоглар очрашуында 600дән артык кеше – мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм өстәмә белем бирү оешмалары вәкилләре җыелган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген узган уку елына нәтиҗә ясыйлар һәм алдагы чорга үсеш юнәлешләрен билгелиләр. Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдергәнчә, шәһәрнең мәгариф системасы берничә юнәлеш буенча тотрыклы үсеш күрсәтә.

Үткән уку елының төп казанышы – БДИ нәтиҗәләре. Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының күрсәткечләре барлык фәннәр буенча да гомумроссия дәрәҗәсеннән югарырак. Олимпиада хәрәкәтендә дә зур уңышлар бар. «Быел олимпиадаларда катнашучыларыбыз безне аеруча сөендерде – 174 җиңүче һәм призлы урын алучы бар. Бу күрсәткечләр – Казан өчен абсолют рекорд! Халыкара олимпиадаларда алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулаган укучыларыбыз да бар», – дип ассызыклады Ирек Ризванов.

Мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе һаман да кискен калса да, Казанда уңай үзгәрешләр күренә. Тармакка килүче белгечләр саны төрле сәбәпләр аркасында мәгариф системасыннан китүчеләргә караганда күбрәк.

«Хәзер вакансияләрне ябу гына җитми. Безнең бурыч – яшь педагогларга ярдәм итү һәм аларны мәктәптә калдыру. Бу юнәлештә күрсәткечләр яхшы: яшь белгечләрнең 75 проценттан артыгы, дүрт ел узгач та, мәктәптә эшләвен дәвам итә», – диде Мәгариф идарәсе башлыгы.

Укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү юллары турында бүген тулырак фикер алышалар. Киңәшмәдә Казан мэры һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры чыгыш ясый. Шулай ук иң яхшы белем бирү учреждениеләрен һәм югары уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләү көтелә. Бүгенге көндә Казанның балалар бакчаларында, мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә 30 899 мәгариф хезмәткәре эшли. Бакчаларга 67 960 бала йөри, ә 206 мәктәптә 182 008 укучы белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot