Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мәгариф министрлары форумы була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Киләчәкне формалаштырып» халыкара форумы иң зур вакыйгаларның берсе булачак, анда дустанә илләрдән 20дән артык профильле министр килергә җыена. Бу хакта «Российская газета» яза.
Чара 7 июньнән 9 июньгә кадәр Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр технопаркы мәйданчыгында уза.
Катнашучы илләр арасында Россиядән тыш, Мисыр, Сенегал, Мали, Зимбабве, ЦАР, Сирия Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Мьянма, Шри-Ланка, Куба, Венесуэла, Беларусь, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм башкалар бар.
Форум Россия мәгариф системасының уңышларын күрсәтергә һәм чит ил хезмәттәшләренә мәгариф даирәсен үстерү буенча актуаль чакыруларны хәл итәргә безнең илнең алдынгы тәҗрибәсен тәкъдим итә ала.
Форумда катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, сәламәтлеге чикле балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен өйрәтү турында фикер алышачак.
Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештыра..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз