news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

5 ноябрьдә Казанда мөселман уку йортлары студентлары арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала.

Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла. Бәйге «Әл-Мәрҗани» мәчетендә 5 ноябрь көнне сәгать иртәнге сигездә узачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша, бер командада – 5 кеше.

Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирәчәк. Алар арасында – Коръән һәм Сөннәт буенча дөньякүләм оешманың вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе шәйх Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими.

news_right_1
news_right_2
news_bot