news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Made in Uzbekistan күргәзмәсе узды

Татарстан башкаласында Үзбәкстанның 80нән артык җиңел, текстиль һәм күн сәнәгате предприятиеләре үз товарларын тәкъдим итте.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Үзбәкстанның 80нән артык җиңел, текстиль һәм күн сәнәгате предприятиеләре үз товарларын Made in Uzbekistan күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Чара Үзбәкстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 120 дән артык компания катнашты.

Бу чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга сәфәре вакытында Үзбәкстан - Татарстан бизнес-форумы нәтиҗәләре буенча килешүләр кысаларында оештырылуы билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot