news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәдәниятне үстерү программасына чыгымнар 19,33 млрд сумга кадәр арткан

2025-2029 елларга Казан мәдәниятен үстерү программасын финанслауны 7,65 млрд сумга арттырдылар. Хәзер аңа элеккеге 11,68 млрд сум урынына 19,33 млрд сум юнәлтергә планлаштыралар. Тиешле үзгәрешләр муниципаль хокукый актлар җыентыгында бастырып чыгарылган карар белән кертелде.

Чыгымнарның зур өлеше Казан бюджетына туры килә. Шәһәр финанславы күләме 9,68 млрд сумнан 15,74 млрд сумга кадәр артты.

Бюджеттан тыш акчалар күләме шулай ук 2 млрд сумнан 3,44 млрд сумга кадәр арткан. Моннан тыш, программага беренче мәртәбә Татарстан бюджетыннан финанслау кертелде. Республика аңа 144,6 млн сум юнәлдерәчәк.

Мәдәни-ял итү учреждениеләренә һәм концерт оешмаларына чыгымнар сизелерлек арта. Бу максатларга хәзер 6,48 млрд урынына 10,7 млрд сум каралган – финанслау 4,22 млрд сумга арткан.

Сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүгә чыгымнар 3,66 млрд сумнан 6,06 млрд сумга кадәр арттырыла.

Шәһәр китапханәләре дә күбрәк акча алачак. Аларны финанслау 910 млн сумнан 1,39 млрд сумга кадәр арткан.

Казан музейларына чыгымнарны 241,1 млн сумнан 374,7 млн сумга кадәр арттырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot