news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» халыкара студентлар форумы узачак

Казанда «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» халыкара студентлар форумы узачак
Фото: dumrt.ru

Россия ислам институты «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бән Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты белән берлектә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» халыкара студентлар форумын оештыра. Форум «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» программасы кысаларында узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Россиядә беренче тапкыр 22 илдән студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм активистлар – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Катардан алып Индонезия белән Көньяк Африка Республикасына кадәр – уртак кыйммәтләр хакында фикер алышу, стереотипларны юкка чыгару һәм мәдәниятләр арасында җанлы диалог кору өчен бер мәйданчыкта җыелачак.

Форум программасында актив форматлар: «Диалог нигезе буларак гомуми кыйммәтләр» пленар дискуссиясе, «Стериотипларсыз дин турында ничек сөйләргә» воркшопы, яшьләр башлангычлары, мәдәният, медиа, белемнәр алмашу өчен түгәрәк өстәлләр планлаштырылган.

Форум кысаларында 20 октябрьдә Россия ислам институты бинасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиада узачак. Бу – дөньяда мондый дәрәҗәдәге бердәнбер олимпиада. Мондый масштаблы олимпиаданы дөньяда бер генә ислам уку йорты да үткәрми.

Шулай ук форумда катнашучылар «Бердәмлек тәме: ислам дөньясы халыкларының тәм-томнары» күргәзмәсендә дистәләгән илнең гастрономия традицияләре белән таныша алачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot