Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» халыкара студентлар форумы уза
Быел Казан беренче тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» масштаблы халыкара студентлар форумын кабул итә. Чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» статусы кысаларында уза. Форумны Россия ислам институты «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты белән берлектә ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды ярдәмендә оештырыла.
Казанга дөньяның 17 иленнән: Россия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Малайзия, Индонезия, Катар, Оман, Сүрия, Пакистан, Һиндстан, Кувейт, Босния һәм Герцеговина, Сербия, Көньяк Африка Республикасыннан студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм активистлар килгән.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Форумның тантаналы ачу чарасы бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды. Тантанада хакимият органнары, Диния нәзарәте һәм югары уку йортлары вәкилләре, дин белгечләре катнашты.
«Мондый чараның Россиядә булуы шатлыклы. Күрәсез, биредә 20 якын ил катнаша. Безнең егетләребез дә үзләрен бик әйбәт күрсәтте. Россия дигәндә, ул Татарстан гына түгел, бигрәк тә Кавказ төбәкләре – Чечня, Дагыстандагы егетләребез бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Форумда катнашучылар минемчә, киләчәктә күбрәк булыр», – дип ассызыклап узды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Форумның иң эчтәлекле өлеше «Диалог нигезе буларак гомуми кыйммәтләр» пленар дискуссиясе булачак. Мәйданчык спикерлары арасында – Сүриянең Дәмәшкъ ислам институтыннан Әдһәм Әл-Асими, Оман Солтанлыгыннан Әхмәд Әл-Румхи, Сүриядән Айман Мөхәммәд Әл-Захрави һәм башкалар.
Моннан тыш, форумда катнашучыларны «Минем илдә мәдәниятләр диалогы» воркшоп (катнашучыларның чыгышлары), шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзалау көтә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Форумның мөһим өлеше ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиадасы булачак. Олимпиадада Россиянең һәм БДБ илләренең, шулай ук Төркия, Пакистан, Һиндстан, Малайзия һәм Индонезиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары катнаша. Быел беренче тапкыр ярышларга Сербия, Босния һәм Герцеговина һәм көньяк Африка республикасы вәкилләре кушылды. Интеллектуаль ярышлар дүрт номинация буенча уза: Гарәп теле, Дин нигезләре, Ислам хокукы (хәнәфи мәзхәбе) һәм Ислам хокукы (шәфигый мәзхәбе).
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сәламләде.
«Бүген Россиядә 190 нан артык милләт, якынча 150 миллион халык яши. Биредә православ динен тотучылар белән мөселманнар һәрвакыт янәшәдә. Экскурсиядә игътибар иткәнсездер, Казанда Кремльгә кергәндә, янәшәдә православие һәм мөселман гыйбадәтханәләре тора. Моңа бик күпләр игътибар итәләр. Ләкин көнкүреш ягыннан – бу татарстанлыларның көндәлек тормышы. Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, без бик дус һәм бер-беребезне аңлашып эшлибез. Без үзебез моны сизмибез дә, башкалар безгә әйткәндә, бу – безнең тормыш рәвешебез, без шулай яшибез, дибез», – дип билгеләп үтте ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз