news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәният көннәрен Лениногорск районы башлап җибәрә

Казанда муниципаль районнарның мәдәният көннәрен Лениногорск районы башлап җибәрәчәк. Район үз мәдәни тормышы белән 31 мартта Халыклар дуслыгы йортында таныштырачак.

«Һәр муниципаль берәмлек үз мәдәни программасын әзерли. Тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар презентациясе, милли аш-су, иҗади коллективлар чыгышы аша безнең муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышып булачак», диде Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында Татарстан милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан узган брифингта.

Муниципаль районнар 31 марттан 30 сентябрьгә кадәр аралыкта Казанның унөч мәйданчыгында – Камал театры, Качалов театры, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Тинчурин театры, Кариев театры, «Әкият» балалар үзәге, Милли китапханә һәм башка сәхнәләрдә чыгыш ясаячак.

Мәдәният көннәре муниципаль берәмлекләр арасында бәйге форматында уза. Мәдәният министрлыгы җиңүче районны федераль яки региональ проект гамәлгә ашырыла торган урын итәргә вәгъдә бирә. Әлеге проект өчен районга 3 млн. сумлык сертификат биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100