news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мәдәни журналистика мәктәбе узачак

5 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Мәдәни журналистика мәктәбе» проекты лекцияләре узачак. Чара Александр Сладковский һәм Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры ел саен оештыра торган «Рахлин сезоннары» XV халыкара юбилей фестивале кысаларында үткәреләчәк.

Программа «Мәдәни феномен буларак академик музыка турында язабыз, сөйлибез һәм әйрәнәбез» темасы белән берләштерелгән. Катнашучылар алдында танылган журналистлар, тәнкыйтьчеләр һәм продюсерлар чыгыш ясаячак.

Проект музыка культурасы белән кызыксынучы яшь журналистларга, сәнгать белгечләренә, мәдәният белгечләренә һәм иҗади һөнәр вәкилләренә юнәлтелгән. Лекцияләр 11:00 сәгатьтә башлана.

Чара Казан, Оренбург тракты урамы, 3 йорт адресында узачак. Яшь чикләве – 12+. Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot