news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәни мирас объекты саналган ике йортка капиталь ремонт ясалачак

Казанда мәдәни мирас объекты саналган ике йортка капиталь ремонт ясалачак
Фото: скриншот

Быел Казанда мәдәни мирас объекты саналган ике йорт капиталь ремонт программасына кертелгән. Алар - Ульянов-Ленин урамындагы 1917 елга кадәр төзелгән Сухановларның ике катлы йорты һәм Театр урамындагы йорт. Казан шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Сухановлар йортында салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын, түбәсен һәм фасадын ремонтлау, электр үткәргечләрен алыштыру күздә тотыла. Театр урамындагы йортның түбәсенә ремонт ясалачак», - дип хәбәр итте докладчы.

Зур Кызыл урамы, 59 йорт адресы буенча урнашкан тагын бер йортның проект документлары әзерләнә.

«Тулаем алганда, Казанда мондый объектлар – 149. Шуларның 76сы төзекләндерелгән, бу эшләргә 570 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Тагын 73 йортны ремонтлыйсы бар», - дип искәртте Лысачкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100