news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мадам Баттерфляй”операсы күрсәтеләчәк

“Мадам Баттерфляй” операсы Чио-Чио-сан исемле яшь кызның олы мәхәббәте фаҗигасен ача. Опера версиясен рәссам Игорь Гриневич һәм костюмнар тегүче Ольга Резниченко хай-тек стилендә тәкъдим итә

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 25 сентябрьдә Татарстанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тамашачыга Дж.Пуччини әсәре буенча куелган “Мадам Баттерфляй” спектаклен тәкъдим итә.  

Спектакльне сәхнәгә режиссер, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Панджавидзе куя. Сәнгатьчә эшләнеше авторы – рәссам Игорь Гриневич. Костюмнарны Мәскәүдән килгән Ольга Резниченко тегә. Музыка җитәкчесе һәм премьера дирижеры – Литвадан маэстро Гинтарас Ринкявичус.

“Мадам Баттерфляй” операсы Чио-Чио-сан исемле яшь кызның олы мәхәббәте фаҗигасен ача. Опера версиясен рәссам Игорь Гриневич һәм костюмнар тегүче Ольга Резниченко хай-тек стилендә тәкъдим итә. Спектакльнең бизәлешендә пыяла, металл, ультразаманча ут кебек үзенчәлекләр зур урын алып тора. Опера узган гасырның 20 елларында Япониянең фаҗига юлына аяк басуын, ике цивилизация бәрелешен күрсәтә.

Казанда тәүге тапкыр бу опера 1911 елда куела. Моннан 30 ел элек М.Җәлил исемендәге театр бу операга кабат мөрәҗәгать итә. Ул вакытта аны РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, театр режиссеры Нияз Даутов сәхнәләштерә. 

“Мадам Баттерфляй” спектаклендә Чио-Чио-сан ролен – Аурупаның опера башкаручысы Сишенг И һәм Литва опера җырчысы Сандра Янушайте башкарачак. Лейтенант Пинкертон ролендә – Мариин театры башкаручысы Әхмәд Агади һәм Алманиянең Бонна шәһәре опера театры солисты Георгий Ониани чыгыш ясый. Шулай ук спектакльдә Мәскәүнең Яңа Опера театры солисты Андрей Бреус, Санкт-Петербургның Михайловск театры солисты Юрий Ившин, шулай ук Зоя Церерина, Сергей Ковнир, Юрий Петров, Айдар
Нургаянов, Владимир Васильев, Светлана Смирнова, хор һәм театр оркестры артистлары уйнаячак. Чио-Чио-санның бәләкәй малае ролен 3 сыйныф укучысы Элиза Бәһаветдинова, театр балеты солисты Нурбәк Батуллин башкарачак, дип хәбәр итә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының матбугат хезмәте.     


--

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100