news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы мәчеттән ике кеше сәдака акчалары урлаган

Казанның Әмәт бистәсе мәчетеннән сәдака акчаларын урлаганнар. Бу турыда ике көн элек хәбәр килгән. Росгвардиянең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр.

Мәчетнең имамы тәртип саклаучыларга мәчеттән ике билгесез кешенең сәдака акчалары җыя торган тартманы урлавын әйтә. Аларны видеокамералар төшереп торган. Җинаятьчеләрне тоткарлый алмыйлар.

Берничә көн узгач, Росгвардия отряды Сәлимҗанов урамында урнашкан фастфуд кафесына чакыру буенча килә. Анда ике кунак җәнҗал чыгарган. Мәчеттән акча урлаучы шуларның берсе булып чыга. 48 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар һәм полициягә илтәләр. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100