news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөслимәләр “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” дигән аулак өйгә җыелды

Оештыручылар фикеренчә, бу чара талантлы дизайнерларны берләштерү, милли кием стилен, Татарстан һәм Кырым милли костюмнарын популярлаштыру өчен кирәк.

Казанда мөслимәләр “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” дигән аулак өйгә җыелды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе узды. Катнашучылар татар һәм кырым татарлары халыкларында милли костюмнарны кию традицияләре һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләште, милли костюм үрнәкләрен карады, шулай ук хиҗабның милли элементлар белән туры килүе турында мастер-класс күзәтте.

“Хатын-кызларны матур киенергә өйрәтү, Татарстан һәм Кырым милли костюмнарын күрсәтү максатыннан мондый чара оештырырга уйладык. Хатын-кызларның йөзе дә, өс киеме дә, күңелләре дә матур булырга тиеш. Зәвыклы итеп киенү безнең күңел хәләтенә дә тәэсир итә. Күлмәктә үзебезне патшабикәләр кебек хис итәбез. Чалбар - ирләр киеме, кыз балаларга бер дә килешми, гүзәллек, нәфислек, нәзакәтлелек сыйфатларын юкка чыгара. Чалбар кигәч, йөрү хәрәкәтләребез, үз-үзебезне тотышыбыз, гамәлләребез үзгәрә”, - ди Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам хокукы мөгаллиме Зәйнәб Баирова.

Кичәдә Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең оешма бүлеге җитәкчесе, милли баш киемнәре остасы Зенифе Вели үзе ясаган бизәнү әйберләре һәм "фес" - кырымтатар хатын-кызларының калфаклар коллекциясен тәкъдим итте.

“Сезгә кырымтатар хатын-кызларының милли баш киемнәрен алып килдем. Бездә алар “фес” дип атала. Ата-бабаларыбыздан ук калган баш киеме. “Фес”- бүгенге көндә кабат кулланышка кереп бара. Казанда баш киемемне күреп, “Сез кайсы милләттән?” – дип килеп сораучылар күп булды. Сатып алырга теләүчеләр дә бар. “Фес”лар күп төрле һәм үзенчәлекле. Яшь кызларның баш киеме хатыннарныкыннан аерыла. Кияүдә булган хатын-кызларның баш киеменә роза чәчәкләре ясаганнар. Маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр тегелгән була. Буйга җиткән кызларның маңгай өлешенә ука-чачак бәйлиләр”, - дип сөйләде Зенифе.

Кырым кунагы Казанның аңа рухи яктан бик якын булуын да билгеләп узды. “Күп дуслар таптым. Казан татарлары кунакчыл һәм ачык йөзле. Һәр җирдә якты йөз белән каршы алалар”, - ди ул.

Чарага танылган дизайнер Нурия Зарипова да чакырылган иде. Ул талантлы дизайнерларны берләштерү, милли кием стилен, Татарстан һәм Кырым милли костюмнарын популярлаштыру өчен мондый чараларны һәрдаим уздырып торырга тәкъдим итте. Катнашучыларга ислам шаригате буенча никахта нинди кием киелергә тиешлеге хакында мастер-класс күрсәтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100