news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды

Чарада барлыгы 250 кеше катнашты.

Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды
dumrt.ru

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Кичә, Рамазан аеның 24нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге гүзәл затларны ифтарга җыйды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада республиканың күренекле абыстайлары, Казан мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә хезмәт куючы мөгаллимәләр, шулай ук милли хәрәкәт оешмалары җитәкчеләре – барлыгы 250 кеше катнашты.

Авыз ачу алдыннан сәламләү сүзләре белән кунакларга мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре рәисе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте.

Үзенең чыгышында ул бу төр очрашуларның мөселман өммәтен берләштерү, үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен гаять мөһим булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул күп еллар дәвамында өммәтне үстерүгә зур өлеш кертүче битараф булмаган актив мөслимәләргә ихлас рәхмәтен белдерде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мәҗлес дини-милли рухта узды, барлык кунаклар да ак яулыклар ябып, милли киемнәрдән килгән иде. Ифтарда вәгазь, Коръән аятьләре укылды, мөнәҗәтләр, бәетләр әйтелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100