news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мәскәү районында сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән

Гадәттән тыш хәл Декабристлар урамындагы 129нчы йортта кичә кич килеп чыккан.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Казанда Мәскәү районында сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Декабристлар урамындагы 129нчы йортта кичә кич килеп чыккан.

Ачыкланганча, фатирда 13, 11 һәм бер яшь тә өч айлык малай үзләре генә калган. Кечкенәсе үрмәләп тәрәзә төбенә менгән һәм ачык тәрәзәдәге москит челтәргә таянган. Ир бала кибет козырегына егылып төшкән.

3нче коткару часте хезмәткәрләре баскыч куеп, сабыйны түбәдән алган. Табиблар баланы республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot