news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мәскәүнең “Шүрәле” төркеме һәм Иделия Мөхәммәтҗәнованың концерты була

Алар “world music” стилендә халык һәм авторлык җырларын башкара

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). 22 март кичке 6.30 да Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Мәскәүнең “Шүрәле” фьюжн-төркеменең һәм “Голос” проектының ярымфиналына чыккан Иделия Мөхәммәтҗәнованың концерты була, диелә ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп үтәбез: “Шүрәле” төркеме 2010 елда оеша. Алар “world music” стилендә халык һәм авторлык җырларын башкара. Төркем татар төсмерләрен нигез итеп алып, Европача яңгырашлы җырлар иҗат итү белән шөгыльләнә һәм татарча гына түгел, ә рус һәм инглиз телләрендә дә җырлар яздыра.

“Шүрәле” баштан инструменталь төркем буларак кына оеша, аңа Иделия Мөхәммәтҗанова килеп кушылганнан соң, алар иҗат иткән музыкага татар милли җырлары чалымнары да өстәлә.

“Шүрәле” Казан тамашачысына “Turkvizyon-2014” конкурсының сайлап алу турында һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумында делегат буларак катнашып билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100