news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Мәскәү метросында булган теракт корбаннарын искә алдылар
“Мәдәният паркы” һәм “Лубянка” метро станцияләрендәге шартлаулар вакытында һәлак булучылар санынча 39 шәм кабызылды
Скопировать ссылку
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Казанда 500 гә якын кеше Мәскәү метросында булган теракт корбаннарын искә алды.
Бүген иртән 7.57 сәгатьтә (Мәскәү метросындагы беренче шартлау шул вакытта яңгырый) Бауман урамында Шаляпин һәйкәле янында матәм митингы башланды. “Мәдәният паркы” һәм “Лубянка” метро станцияләрендәге шартлаулар вакытында һәлак булучылар санынча 39 шәм кабызылды. Митингта катнашучылар “Террорчылык – тынычлыкка янау”, “Кешеләр – сак булыгыз”, “Террорның милләте юк” дигән сүзләр язылган плакатлар тотып басып торды.
“29 март көнне Мәскәүдә коточкыч җинаять кылынды, аның нәтиҗәсендә 39 кешенең гомере өзелде, 70 тән артыгы госпитальләрдә дәвалана. Әлеге вакыйгалар үзенең рәхимсезлеге белән шаккатыра”, - дип белдерде митингта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин.
Аның сүзләренә караганда, террорчылар беркемне дә аямый. Бу – безнең барыбызга, халкыбызга һәм дәүләтебезгә каршы чын сугыш. “Фашизмны җиңгән, үз бәйсезлеген яклап калган, дөнья цивилизациясен көрән чумадан коткарган халык адәм актыкларыннан куркып яшәргә тиеш түгел”, - дип ассызыклады ул.
“Безнең бурыч – куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча ил Президенты һәм Хәкүмәт тарафыннан кабул ителгән барлык чараларга теләктәшлек белдерү. Безнең һәркайсыбыз мондый хәлнең кабатланмаска тиешлегенә инанырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Виктор Бударин.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. РФ Президентының террорчылыкка каршы ахыргача көрәшергә кирәк дигән сүзләре белән тулысынча килешәм”, - дип белдерде Виктор Бударин.
Матәм митингында катнашучылар Мәскәү метросында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.
“Без, ветераннар, терактта һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Җәрәхәт алучыларның тиз арада савыгуын теләп калабыз”, - дип белдерде митингта “Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” Иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әхәт Юлашев.
Аның сүзләренә караганда, ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан террор фактлары белән очрашу бик авыр. Әлеге коточкыч җинаятьне кылучылар кеше түгел, дип ассызыклады ветеран.
“Бердәм Россия” Яшь гвардиясе» штабы рәисе Илья Савельев республика яшьләре исеменнән һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, террорчылык – ул шеш, аны кисеп ташларга кирәк. Яшьләр террорчылыкка каршы чыгыш ясый.
Матәм митингы чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2