news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны арткан районнар билгеле

«Эшсезлек күрсәткече фаразланган күрсәткечләр чигендә», - ди белгеч.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 4 мең 338 кеше эшсез буларак теркәлгән. Аларның күпчелеге Яңа Савин, Совет, Идел буе районнарында. Бу хакта Казан шәһәре Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова әйтте.

«Декада эчендә эшсезләр 368 кешегә арткан. Эшсезлек күрсәткече фаразланган күрсәткечләр чигендә», — диде ул.

Гөлнара Филиппова сүзләренчә, эш белән тәэмин итүчеләр 15 мең вакансия тәкъдим итә. Күпчелеге социаль тәминат, төзелеш, транспорт, сәүдә, хәрби куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәләрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot