Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла
Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә мәшһүр театр актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) тантаналы төстә мемориаль такта ачылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак. Мемориаль тактаның авторы - Дмитрий Кузнецов. Шәүкәт Биктимеров 1981-2005 елларда биредә яшәгән.
Тантанада актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз