news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәшһүр рус җырчысы Федор Шаляпинның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

8 февраль көнне М.Горький музеенда “Февраль кичләре” дигән чараларның тантаналы ачылышы була.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Федор Шаляпинның тууына 135 ел тулу быел Россиянең бар төбәгендә дә мәдәният чаралары рәвешендә билгеләп үтелә.
Якташлары белән казанлылар бик тә горурлана. Әйтергә кирәк, башкаланың бер урамы Ф.Шаляпин исемен йөртсә, 1940 нчы елдан М.Горький музеенда җырчыга багышланган экспозиция эшләп килә, Бауман урамын аңа багышланган һәйкәл тулыландырып тора.
Ф.Шаляпинның юбилее уңаеннан М.Горький музее “Февраль кичләре” дигән үзенчәлекле программа әзерләде. Сигез көнгә исәпләнгән программа кысаларында “ЛиМуК” әдәби-музыкаль клубы утырышы, “Бөек артист истәлегенә” дигән тантаналы митинг, шулай ук Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары концерты көтелә.
Тагын шунысы: укулар кысаларында М.Горький музее тарафыннан быелның иң яхшы яшь җырчысы исеменә лаек булган Андрей Пугачевка исемле стипендия тапшырыла.
Билгеле булганча, әлеге премиянең тарихы 1912 елга барып тоташа. Туган шәһәренә соңгы кайтуында Ф.Шаляпин балачагы, үсмер еллары узган урыннарны барлый, үзе укыган шәһәр музыка училищесында була. Шуннан соң ул гади халык арасыннан чыккан талантлар өчен стипендия булдырырга карар кыла.
“Февраль укулары”н Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры концерты белән төгәлләнәчәк, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100