news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөселманнар өчен “Йасин” клиника-диагностика үзәге эшли башлады

Анда башкаланың мөселман динен тотучы әйдәп баручы докторлары һәм табиблары кабул итә

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанның Авиатөзелеш районында Ислам кануннарын мөмкин кадәр исәпкә алган “Йасин” клиника-диагностика үзәге эшли башлады. Анда башкаланың мөселман динен тотучы әйдәп баручы докторлары һәм табиблары кабул итә.
Әлеге үзәк терапия, эндокринология, акушерлык һәм гинекология, неврология, отоларингология (ЛОР), офтальмология, хирургия, урология, медицина массажы, ЭКГ, УЗИ хезмәтләре күрсәтә. Шулай ук хаҗга барганда, укырга кергәндә, ЮХИДИ өчен һәм башка очракларда кирәк булган медицина тикшерүләр үткәрә.
Үзәктә намаз уку өчен аерым бүлмә дә каралган.
“Йасин” клиника-диагностика үзәгендә SCHILLER, BioChem, Analette Maico, Netiz Medison, Power Spin һәм башка әйдәп баручы медицина техникасы компанияләренең заманча җиһазлары куелган. Бу техника ярдәмендә барлык төр анализларны ясап, төгәл диагноз куярга мөмкин дип хәбәр итә үзәк белгечләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100