Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мөселман яшьләре Мәүлид аеның мәгънәсен аңлатты
Волонтерлар Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрде.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда мөселман яшьләре халыкка Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айның мәгънәсен аңлатты, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның тугызынчы көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае. Волонтерлар Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрде. Акция барышында башкалабызның мөселман яшьләре Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең саубуллашу хаҗындагы хотбәсе язылган буклетлар өләште.
Чара истәлекле урыннар — Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында, Кабан күленең яңа төзекләндерелгән яр буе зонасында узды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте промо-акцияне киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен үстерү, яшьләрдә рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм милли-дини мираска кызыксыну уяту өчен уздырды. Шулай ук казанлыларның һәм шәһәребез кунакларының Мәүлид аеның әһәмиятенә, традицияләренә һәм ислам дине нәсыйхәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз