Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мөселман яшьләре "Фикер алышу клубы"ның бу сезондагы беренче очрашуына җыелды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан “Фикер алышу клубы” утырышлары 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләре фикер алышу клубының бу сезондагы беренче очрашуына җыелды. Очрашу “Дини һәм дөнья тормышы” темасына багышланды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.
- Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан “Фикер алышу клубы” утырышлары 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында мөселман яшьләре актуаль сорауларга җавап эзли: үз өлкәләрендә танылу алган кешеләрдән киңәш ала, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви мәсьәләләр дә күтәрелә.
Еш кына хәзерге җәмгыятьтә дөнья тормышы динилеккә каршы куела. Фани дөнья һәм ахирәт - нинди чикләр бар, иң мөһиме - ничек шәригать кануннарын бозмаска һәм динеңне югалтмаска? Дөньяви дәүләттә яшәүче дини кешеләрдә еш кына әлеге һәм шуңа охшаш башка сораулар туа. “Дини һәм дөнья тормышы” темасына очрашуда катнашучылар шул хакта фикер алышты.
Казанның меңьеллыгы исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов очрашуга эксперт сыйфатында чакырылды. Очрашуны Лилия Ильясова алып барды.
Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов исламның теләсә кайсы мәдәни-тарихи мохиткә җиңел җайлашуын билгеләп узды. Ул билгеләгәнчә, үз вакытында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм унөч ел дәвамында мәҗүсилек системасында яшәгән Мәккә халкын ислам диненә чакыра.
“Мөселманнар теләсә кайсы дәүләттә яши алалар. Иң мөһиме – аларның төп хокукларын мыскыллау булмасын. Әгәр мөселман кешесенә намаз укуны тыйсалар, аның өчен җәзага тартсалар – бу аны күчеп китәргә этәрә. Әмма дөньяда мондый җирләр аз. Шуңа күрә без кайда да яши һәм үз динебезне тотуны дәвам иттерә һәм бер-беребезне исламга чакыра алабыз”, - дип ассызыклады Мөхәммәд хәзрәт.
Очрашуда катнашучыларның берсе – Барнаул кунагы Габделхәмит билгеләгәнчә, аның туган шәһәрендә ислам, мисал өчен, Казандагы кебек, киң таралмаган. Шул сәбәпле егет берничә тапкыр хезмәттәшләре һәм хәтта туганнары белән аңлашылмаучылыкка дучар була. “Әгәр син эштә намаз укый башласаң, сине террорчы, экстремист итеп язып куялар. Бу еш кына ислам турында тискәре стереотиплар белән бәйле, аны массакүләм мәгълүмат чаралары тарата”, - дип әйтте Габделхәмит.
Очрашуда шулай ук исламның музыка һәм кинога мөнәсәбәте буенча фикер алыштылар. Мөхәммәд хәзрәтнең сүзләренә караганда, музыка – күпләгән мөселманнарны борчыган иң бәхәсле сорауларның берсе.
“Дөрестән дә, исламда музыканың торышы бәхәсле. Ике караш бар: беренчеләре – музыка тыелган дип әйтә, башкалар исә, шул исәптән атаклы татар дин галиме Галимҗан Баруди, башкача карыйлар - алар фикеренчә, исламның музыкага карашы уңай һәм әхлаксыз мотивлар һәм текстлар кермәгән музыка рөхсәт ителә ала”, – дип ассызыклады ул.
Кием мәсьәләләренә дә тукталдылар, шул исәптән мөселман өммәте вәкилләренең, илнең географик торышына бәйле рәвештә, мөселман киеме үзенчәлекләрен карап үттеләр.
Очрашу ахырында катнашучылар, бердәм фикергә килеп, мөселман кешесенең дөнья һәм ахирәт арасында алтын урталыкны табарга тырышырга тиешлеген әйттеләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сезнең арагызда иң күркәме - ахирәте өчен дөньясын, дөньясы өчен ахирәтен калдырмаганнар. Иң яхшылары - башкалар өстендә йөк булмаганнар”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз