Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мөселман яшьләре арасында стритбол буенча ярышлар үтте
Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырдылар
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте мөселман яшьләре арасында стритбол буенча ярышлар үткәрде.
Ярышлар Казан шәһәренең Идел районында урнашкан 136 нчы мәктәптә үттеләр. Үткәрелгән чарада Чистай, Норлат, Мөслим, Зәй, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Менделеевск, “Мәрҗани” мәчете, КИК, РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдән һәм “Мөхәммәдия”дән спортсменнар катнашты.
Беренче урынны – РИУ командасы, икенче урынны – “Мөхәмәдия” мәдрәсәсе, өченче урынны – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә командасы яулады.
Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз