news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөселман табиблары ковидны дәвалау турында сөйләште

Фәнни-гамәли конференциядә «кызыл зона»да эшләүче табибларны бүләкләделәр.

Казанда мөселман табиблары ковидны дәвалау турында сөйләште
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда беренче тапкыр «Коронавирус: дәвалау һәм профилактика алымнары» дигән фәнни-гамәли конференция булды. Аны «Авиценна» РФ Мөселман табиблары һәм урта медицина персоналы ассоциациясе оештырды.

Конференциядә катнашучылар коронавирус инфекциясе, саклык чаралары турында мәгълүмат белән танышты. Утырыш ахырында резолюция кабул ителде.

«Конференция азагында коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә, Диния нәзарәтенең вакцинация турындагы карарын хупларга, профилактика чаралары турында методик әсбап булдырырга дигән карарга килдек», — диде Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәшит Җәләлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Коронавирус йогышы: дәвалау һәм профилактика алымнары» фәнни-гамәли конференциясендә «кызыл зона»да эшләүче табибларга истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырылды. Чара чәй табыны белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100