news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды

Хәләл ярминкәдә барлыгы 32 оешма үз товарын тәкъдим итте.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Бүген Казанның "Туган авылым" милли комплексында хәләл ярминкә узды. Биредә мөселман хатын-кызлары үзләренең кәсепләрен тәкъдим итте.

Билгеле булганча, быелның сентябреннән Россия Эшмәкәр мөселманнар ассоциациясе тарафыннан мөселман хатын-кызлары өчен иртәнге ашлар үткәрелә башлады. "Ул очрашуларда һәркайсыбыз ни белән шөгыльләнүебез турында сөйли. Ул әйберләрне күрәсе, тотып карыйсы, ризыкларны ашап карыйсы да килә. Хәләл ярминкә оештыру идеясе шулай барлыкка килде. Ул әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Аны оештыруда Россия Эшмәкәр мөселманнар ассоциациясе белән "Туган авылым" җитәкчелеге ярдәм итте, аларга рәхмәтемне белдерәм", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә ярминкәне оештыручы, "Umma Land" проекты вәкиле Гүзәл Абдрафикова.

Ярминкәдә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, оештыручыларга аларны сайлап алырга туры килгән. Әйтик, биредә бер-берсен кабатлаучы товарлар юк. Монда китаплар, милли чигүле киемнәр, сөлгеләр, кул эшләнмәләре, җиләк-җимешләр һәм башкалар тәкъдим ителгән. "Ярминкәгә Бөгелмә, Чаллы, Уфа, Әлмәт һәм башка төбәкләрдән килүчеләр бар. Сату буенча барлыгы 32 оешма килде. Моннан тыш, башлык тегү, чәчләрне тәрбияләү буенча һәм башка мастер-класслар да үткәрелә. Аларның барысы да бушлай хезмәт күрсәтә. Ризыкларның барысын да татып карау мөмкинлеге бар", - диде Гүзәл.

Гүзәл Абдрафикова үзе "Umma Land" проектын тәкъдим итә. Ул балалар өчен ислам тематикасындагы уенчыклар җитештерү белән шөгыльләнә. "Пазллар, дәфтәрләр, сабыннар чыгара башладык", - ди Гүзәл. Хәләл ярминкәгә махсус бары тик хатын-кызларны гына чакырганнар. Килүчеләр арасында бер ир-ат юк, бары тик әниләр, әбиләр һәм балалар гына бар иде. "Нурлы" балалар иҗат үзәге ярминкәгә килгән балалар өчен "Теремкәй" спектаклен күрсәтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100