news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мөселман хатын-кыз. Хәзерге заманда кеше хокуклары” конференциясе узачак

Аның максаты − мөселман хатын-кызлары хокукларына кагылышлы халыкара документларны һәм сорауларны уртага салып сөйләшү

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Алсу Гатауллина). 16-17 октябрь көннәрендә Казанда “Мөселман хатын-кыз. Хәзерге заманда кеше хокуклары” конференциясе узачак.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина хәбәр иткәнчә, бу конференцияне үткәрүне РФдә БМО системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда тәкъдим иткән. Ул хатын-кызларны дискриминацияләүнең барлык формаларын да юк итү турында БМО тарафыннан Конвенция кабул ителүгә 35 ел тулуга багышлана, һәм анда мөселман хатын-кызларының хокуклары хакында сүз барачак.

Бу тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

Наилә Җиһаншина сүзләренчә, конференциянең максаты − мөселман хатын-кызлары хокукларына кагылышлы халыкара документларны һәм сорауларны уртага салып сөйләшү.

Конференцияне ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская оештыра. Анда, шулай ук, депутатлар, министрлыклар вәкилләре, хатын-кыз иҗтимагый оешмалары делегатлары һ.б. катнашуы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100