Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мөселман-эшмәкәрләр өчен түләүсез лекцияләр ачылды
Мәгариф проекты үз эшләрен ачарга хыялланган хатын-кызларга ярдәм йөзеннән эшли.
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм исламны өйрәнү мәгариф ресурс үзәге базасында үз эшләрен башлаучы мөселман-эшмәкәр хатын-кызлар өчен ике көнлек мәгариф проекты үз эшен башлады.
Мәгариф проекты үз эшләрен ачарга хыялланган хатын-кызларга ярдәм йөзеннән булдырылган.
Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. Эшмәкәрлек эшчәнлегенең төп нигезләре: бухгалтерия, хокук, салымнар, икътисад һәм профайлинг буенча дәресләр үтә.
Россия мөселман-эшмәкәрләр ассоциациясе белдерүенчә, биредә яшь эшмәкәрләргә Казанда булган эшмәкәрлек төрләре буенча юл картасы бирелә. Лекцияләр сериясе янәдән ике-өч айга бер үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз