news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мөселман дөньясындагы кредит оешмалары эшчәнлеге үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр

Иртәгә башкалада «Ислам финанслары: банкинг һәм иминиятләштерү» дигән халыкара семинар ачыла

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Ислам үсеш банкының халыкара инвестиция конференциясенә туры китереп, 5-6 июнь көннәрендә Казанда «Ислам финанслары: банкинг һәм иминият» дигән халыкара семинар узачак. Аның максаты – Россия оешмалары җитәкчеләренә һәм дәүләт хезмәткәрләренә Ислам илләрендәге финанслау принциплары һәм тәҗрибәсе хакында җентекле мәгълүмат бирү. Семинарны Ислам үсеш банкының бүлекчәсе булган Тикшеренүләр һәм өйрәтү институты, Россия Ислам университеты һәм Линов Инновация финанс компаниясе оештыра.
Мөселман илләрендәге кредит оешмалары эшчәнлегенең үзенчәлеге бүген дөнья илләрендә зур кызыксындыру уята. Билгеле булганча, кредиттан файдаланган өчен процент алу яки инвестицияләр буенча процент түләү шәригать кануннарына каршы килә. Шуны күздә тотып, Ислам финансистлары әүвәл эшкә керешкәнче, үзләре куллана торган инвестиция ысулларының мөселман кануннарына ни дәрәҗәдә туры килүен судьялардан ачыклый. Шәригать кануннарына нигезләнеп банк хезмәтләре күрсәтүне җайга салу турындагы беренче закон 1984 елда Малайзиядә кабул ителә. Шуннан соң, җирле хакимият илнең кредит-финанс системасында «Ислам банк эшен» аерым юнәлеш итеп билгели. Хәзер бу система мөселман илләрендә ныгый бара.
Россия Ислам университетында узачак семинарга килгәндә, иртәгә ул эшен 4 сессиядә алып барачак. Көннең беренче яртысында ислам финанслары нигезләре, ислам банкингында килешү мөнәсәбәтләре хакында сөйләшүләр узачак. Ислам күчемсез милек фондлары концепциясе, Көнчыгыш Ауропада ислам банклары моделе – кичке яктагы сөйләшүләрнең төп темасы булачак. 6 июньдә Россиядә ислам банкингы, ислам иминиятенең проблемалары һәм перспективаларына багышланган сессияләр эшләячәк.





news_right_1
news_right_2
news_bot