Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда - Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә хач йөреше
Бүген православие дине вәкилләре изге иконаның пәйда булу бәйрәмен билгеләп уза
(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Максим Кирилов). Бүген православие дине вәкилләре Казан Мәрьям Ана иконасы (Казанская икона Божьей Матери) хөрмәтенә бәйрәм чаралары үткәрә. Татарстан башкаласында Казан Кремленең Благовещение соборында бәйрәм литургиясе һәм Казан Богородица монастырена кадәр хач йөреше уздырылды.
Православие бәйрәме Казан Мәрьям Ана иконасының пәйда булуы 1612 елда Мәскәүне поляклардан азат итү уңаеннан билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне белән туры килә. Казанны Иван Грозный басып алганнан соң 27 ел узгач, православие халкы иконаны кайтарып алган. Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий литургия үткәргәнннән соң,бүген һәркем хач йөрешендә катнаша алды. Хач йөреше Бауман, Батурин, Зур Кызыл урамнары буйлап узды. Анда катнашучылар төркеме берничә йөз метрга сузылды. Хач йөреше Казан Богородица ир-атлар монастыренда, Крестовоздвижие соборында тәмамланды, һәм Казан Мәрьям Ана иконасы шунда китерелде.
Бу чарада катнашучылар православие чиркәвенең изге иконасы табып алынган урында булды һәм Казан Мәрьям Ана иконасына баш иеп кагыла алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз