Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Мәрхәмәт” депутатлар төркеменең беренче утырышы узды
Депутатлар төркеменең җитәкчесе итеп бертавыштан Илсөя Мезикова сайланган
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). “Бердәм Россия” фракциясе каршында “Мәрхәмәт– Милосердие” депутатлар төркеме оештырылган. Бүген бу депутатлар төркеменең беренче утырышы узды.
“Депутат хатын-кызларның күбесе “Бердәм Россия” фракциясенә мөрәҗәгать иттеләр, узган чакырылыш парламентының эш тәҗрибәсен искә төшерделәр һәм бишенче чакырылышта “Мәрхәмәт” берләшмәсе эшен дәвам итәргә тәкъдим иттеләр”, - дип белдерде утырышта рәислек иткән Анастасия Исаева. Ул шулай ук “Мәрхәмәт” депутатлар төркеме 2009 елда оештырылуын да искәртте.
“Без ир-атларга каршы тору өчен оешмадык, ә берләшеп хатын-кыз, ана, балачак, ятимлек мәсьәләләрен хәл итәргә, авыр тормыш вәзгыятендә калган хатын-кызларга ярдәм итәргә карар иттек”, - дип ассызыклады Анастасия Исаева.
Берләшмәнең максатлары һәм принциплары үзгәрешсез калды – изгелек һәм хәйриячелек традицияләрен популярлаштыру, ана, гаилә учагын саклаучы, лидерларга ярдәм итү. “Безнең төп бурыч – Татарстан җәмгыятенең пролблемаларын закон кысаларында хәл итү”, - дип тәмамлады сүзен Лилия Маврина.
Депутатлар төркеменең җитәкчесе итеп бертавыштан “Бердәм Россия” партиясе һәм “Татарстан – Яңа гасыр” депутатлар төркеме әгъзасы, Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Илсөя Мезикова сайланды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева аның урынбасары итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз