news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча турнир уза

Җиңүчеләр арасында Хаҗга юллама уйнатылачак.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). 14 майда Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка Бөтенроссия турниры уза. Көч сынашулар джиу-джитсуның Не-Ваза төре буенча үткәрелә.

Турнирны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, республиканың Джиу-джитсу федерациясе, "ДУМ РТ Хадж" оешмасы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Россиянең Джиу-джитсу федерациясе һәм "Ак Барс" көрәш сарае оештыра.

Турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубок буларак аталуы "кара каплан" борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары аша да билгеле бөек татар мәгърифәтчесенең тууына 200 ел тулу белән бәйләп аңлатыла.

Казандагы ярышларда ир-ат һәм хатын-кыз җыелма командалары катнаша. Ир-егетләр 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югары авырлыкта көч сынашса, хатын-кызлар өчен 57, 63, 70 һәм 70 килограммнан югары авырлык каралган. Ирегетләр арасындагы көч сынашулар 2 версия буенча: зәңгәр һәм ак билбау ияләре арасында үтә.

Турнирның приз фонды шәхси-команда Кубогы һәм медальләр генә түгел, ә ир-атлар арасында Хаҗга юллама да уйнатыла. Моның өчен спортчының Татарстаннан мөселман кешесе булуы, моңа кадәр Хаҗ сәфәре кылмаган булуы шарт.

Турнирга Татарстаннан гына түгел, Чувашия, Башкортстан, Ульяновск, Самара өлкәсе һәм Азәрбайҗаннан да спортчылар килүе көтелә. Әлеге турнирны алдагы елларга да оештырырга ниятлиләр.

Белешмә өчен: Джиу-джитсу Япониядә килеп чыккан сугышчан сәнгать төре, кул сугышын хәтерләтә. Аның Не-Ваза төрендә көндәшеңне җиргә егарга һәм каршылыкны тизрәк төгәлләү өчен авырттыра, буа торган алымнар кулланырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100