Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
Алар Казанның Салмачы бистәсендә һәм Көек авылында 42 миллион сумлык 32 җир кишәрлеге үзләштергән.
(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстан Прокуратурасы 42 миллион сумлык җир кишәрлеге үзләштерүчеләр турындагы эшне судка юллаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 2010 елдан ике иптәш тагын өч кешене җәлеп итеп, Казанда һәм Питрәчтә җир урлау белән шөгыльләнгән.
Өч ел дәвамында алар Росреестр өчен ялган документлар ясап, Салмачы бистәсендә һәм Көек авылында 42 миллион сумлык 32 җир кишәрлеге үзләштергән. Җирнең кайбер өлешен сатканнар.
Шундый ук юл белән Салмачы бистәсендә тагын ике кишәрлек үзләштерергә җыенганда, Росреестр хезмәткәрләре эшләрен белеп алган.
Материаллардан күренгәнчә, 2012 елда бер кишәрлекне Мәскәү өлкәсе адвокат палатасы хезмәткәре алган һәм сөяркәсен фиктив сатып алучы булуын сораган. Хокук саклаучылар аның гамәлләрен җинаятьчел юл белән табылган мөлкәт итеп билгеләгән. Аңа карата җинаять җаваплылыгы вакыт узу сәбәпле туктатылган. Шуңа да карамастан, Мәскәү өлкәсе адвокат палатасына аны адвокат статусыннан азат итүне сорап күрсәтмә җибәрелгән.
Җинаятьтә катнашучыларны “Оешкан төркем составында аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык”, “Җинаятьчел юл белән табылган мөлкәтне легальләштерү”, “Ялган документлар куллану” маддәләре буенча гаеплиләр. Җинаять эше Питрәч районы судына карауга җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз