Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү проблемалары турында фикер алышалар
Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү проблемалары турында фикер алышалар
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Кокарева). Бүген Казанда “Физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм терәк-хәрәкәт аппараты зәгыйфьләнгән кешеләрне сәламәтләндерү һәм реабилитацияләүдә инновацияле фәнни технологияләрне гамәли куллану” республика фәнни-гамәли семинар эшли башлады. Татарстаннан 100 медицина белгече һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен җыйган чараны оештыручылар арасында ТР Социаль яклау министрлыгы, Гаилә һәм тәрбияләү дәүләт фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү), Республика халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге, КДМА, КДМУ, ТР Психологлар ассоциацияләре бар.
Семинарны ачып, ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова соңгы ун елда Татарстанда инвалидлар саны арттун билгеләп үтте. Әгәр 5 ел эчендә аларның саны республикада гомум яшәүчеләр саныннан 7 процентка артмаган булса, хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 8 процентка якынлаша.
Клавдия Новикова сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге инвалидлар өчен - 8, ә балалар өчен 14 реабилитацияләү үзәге бар. Әлеге учреждениеләрнең эше мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә, функциональ бәйсезлек, көнкүреш һәм хезмәт күнекмәләрен, үз-үзләренә хезмәт күрсәтүне яңадан кайтаруга юнәлдерелгән. Белгечләр күп санлы заманча технология һәм методикалардан, иппотерапияне дә кертеп (атта йөру алымы белән реабилитацияләү) һәм нейро үстерү дәвалауларыннан файдалана. Татарстан тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләре – Мари-Эл Республикасы, Пермь һәм Омски өлкәсе, шулай ук Казакъстан һәм Белоруссия кебек якын чит илләр дә өйрәнә. “Татарстанда файдаланыла торган инвалидларга медицина-социаль ярдәм күрсәтү методологиясе белгеч-практиклар арасында гына түгел, ә Россия академия фәннәре вәкилләре арасында да югары бәяләнгән”, - дип ассызыклады Клавдия Новикова.
Семинарны ачканнан соң, тәкъдир итүләр башланды, аның барышында катнашучылар Татарстан һәм Мәскәү галимнәре эшләнмәләре белән төгәлрәк таныша алды. Мисал өчен, КДМА неврология һәм рефлекс терапиясе кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан балаларны һәм яшүсмерләрне гамәли сәламәтләндерү программалары тәкъдим ителде. Ә ТР Социаль яклау министрлыгының баш реабилитологы Вәлидә Исанова инновацияле кинезотерапия алымы (дәвалау физкультурасының бер төре) турында сөйләде. Шулай ук Республика халыкка социаль-психологик ярдәм үзәгенең заманча психодиагностик һәм психореабилитация комплекслары нигезендә “эмоциональ яну синдромы”н, стресслар, наркотикларга, уеннарга һәм компьютерга бәйлелекне кисәтү программалары да тәкъдир ителде. Алдагы көннәрдә семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар уздырылачак, алар барышында яңа технология һәм методикалар белән гамәли эшләү күнекмәләре үзләштерергә мөмкин булачак. Семинар 26 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз