news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче тапкыр велосипед ярышы узачак

Катнашучыларны теркәү 15.30 сәгатькә билгеләнгән.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 6 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр балалар өчен махсус велосипедларда ярыш оештырылачак. Әлеге чара Казан шәһәренең Совет районы администрациясе ярдәме белән узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашу шартлары: велосипед һәм саклагыч шлем булу. Һәрбер катнашучы бала, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, көнкүреш тормышта хәрәкәттә булу теләген күрсәтә алачак. Аларның һәрберсенә диплом биреләчәк.

Җыелу һәм катнашучыларны теркәү 15.30 сәгатькә билгеләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot